- әллә
- кис. 1. Сорау җөмләләрдә сорауның катгыйлыгын йомшарту өчен кулл. ярыңнан калдыңмы әллә?. Риторик сорау җөмләләрдә сорау төшенчәсен көчәйтә әллә юри әйтәләр? 2. Сорау алмашлыклары белән килеп, билгесезлек алмашлыклары ясый; әллә кайда, әллә кайчан, әллә кем, әллә нәрсә, әллә ничек һ. б. 3. терк. Тезмә кушма җөмләләрдә яки тиңдәш кисәкләр янында кабатланып килеп, җөмлә эчтәлегенә шикләнү, икеләнү төсмере өсти әллә күпкә, әллә бик озакка 4. кер. "Ихтимал, бәлки" мәгънәсендә кулл. әллә, аның сүзе үтәр иде. ӘЛЛӘ КАЙ – 1) ӘЛЛӘ КАЙСЫ – Кайсыдыр, кемдер 2) "Бик ерак", "билгесез урыннар" дигәнне аңлата әллә кайларда йөри. ӘЛЛӘ КАЙДА – 1) Кайдадыр, билгесез урында 2) Бик ерак. ӘЛЛӘ КАЙЧАН – Бик күптән. ӘЛЛӘ КЕМ – 1) Кемдер, билгесез кеше 2) ирон. Зур кеше. ӘЛЛӘ НИК – Никтер, ни өчендер. ӘЛЛӘ НИНДИ (НИТКӘН) – 1) Ниндидер 2) күч. Көчле, гадәттән тыш булган. ӘЛЛӘ НИЧЕК – Ничектер. ӘЛЛӘ НИЧӘ (НИКАДӘР, НИЧАКЛЫ) – 1) Никадәрдер 2) Бик күп. ӘЛЛӘ ТАГЫ – Н – Белмәү мәгънәсендә кулл. : белмим, кем белсен
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.